Рамил Курамшин / Рамиль Курамшин

  • Подписчики: 51 подписчиков
  • ID: 104189383
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club104189383

Описание

Виртуоз баянчы, музыкант, җырчы, татар музыка сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес - Рамил Курамшин Татарстанның халык артисты. Рамил Курамшин 1947 елның 16 июлендә Горький (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Сергач районы Кучкай Пожары авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Сөләйман абый җыр һәм рәсем дәресләрен укыта, әнисе Фәриха апа — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Рамил әтисе һәм абыйсына ияреп, 5 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнә һәм бүгенге көнгә кадәр, якын дусты - баяныннан бер генә дә аерылмый. Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче музыкантларның әйдәп баручысы. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында кулланды. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын, концертиноларын, йөзгә якын оригиналь әсәр, халык көйләре эшкәртмәләре, 200дән артык зурлар һәм балалар өчен язган җырларын музыка мәктәпләрендә һәм көллиятләрдә, институтларның музыка факультетларында, Казан дәүләт консерваториясендә дә кулланма әсбап итеп өйрәнәләр, уйныйлар. Рамил Курамшин – гомере буе халкыбызга милли моңнарыбызны ирештергән фидакарь сәнгать әһеле. Заманында Татар дәүләт филармониясендә бөек җырчы Илһам Шакировка егерме елга якын уйнаган сәхнә остасы ул. Әлбәттә бик күп күренекле башка җырчыларга да уйнарга туры килә аңа. Аның иҗат юлы алтмышынчы елларның икенче яртысында башланып китә. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында да куллана. Рамил Курамшин баянда уен коралының киң диапазонын һәм зур мөмкинлекләрен кулланып, виртуоз характердагы әсәрләр язып уйнаса, җырлары халкыбыз җырлары кебек, тирән моң белән сугарылган. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.