Описание
Мифтахова Рахиля Хайдаровна.
Известная оперная певица.
Одна из красивейших и талантливейших певиц Татарстана.
Народная артистка Татарстана (1993),
Заслуженная артистка РСФСР (1981).
(7 октября 1940 г., г. Ходжейли Каракалпакской АССР - 8 января 2000 г., г. Казань)
Артистка оперы, камерная певица (лирико-драматическое сопрано), педагог. Музыкальное образование получила в Казанском музыкальном училище (1959—1963),
в 1968 г. окончила Казанскую государственную консерваторию по классу Н. Лучининой.
В 1963 г. была принята в стажерскую группу Татарского театра оперы и балета.
Преподавала в музыкальном училище (1971—1978),
в Казанском университете (академии) культуры и искусств (1985—1999),
основатель и заведующая кафедрой сольного пения в КГУКИ,
профессор (1997).
Есть сын.
Проживала в Казани по ул. Татарстан, 7.
Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтахова.
Опера җырчысы,
РСФСРның атказанган артисты (1981),
Татарстан Республикасының халык артисты (1993).
Ул 1940 елның 7 октябрендә Каракалпак АССРның Хуҗайлы каласында туган. 1946 елда аларның гаиләсе Пермь шәһәренә күчеп килә. Җырчы мәктәпне шунда тәмамлый.
Операда җырлаудан тыш, Рәхилә Мифтахова С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, А.Вәлиуллин, Н.Җиһанов, Р.Яхин романсларын һәм Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны заманында югары кимәлдә башкарды.
Дж.Вердиның “Аида” операсында Каһинә ролен Рахилә Мифтахова 1966 елда башкара. Баш Аида ролен актриса 1983 елда уйный.
24 ноябрьдә спектакльдә Россия, Алмания, Испания һәм Украина җырчылары катнашачак.
Рахилә Мифтахова 1940 елның 7 октябрендә Каракалпакиянең Ходжейли шәһәрендә туа. Әти-әнисе аның республиканың Чистай районыннан була. 1959 елда Рахилә Мифтахова Казан музыка училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, консерваториядә белем ала башлый.
1962 елның 1 декабрендә Рахилә Мифтахова опера һәм балет театрында стажер булып кабул ителә. Ә 1968 елда Казан консерваториясен тәмамлагач, театр труппасына солистка булып алына. Актриса Джильда («Риголетто»), Маргарита («Фауст»), Аида («Аида»), Марфа («Царская невеста»), Мадам Баттерфляй («Чио-Чио-сан»), Лиза («Пиковая дама»), Татьяна («Евгений Онегин»), Ярославна («Князь Игорь»), Леонора («Трубадур»), Розина («Севильский цирюльник»), Әлфия («Самат»), Бибисара («Җиһангир»), Шагыйрь хатыны («Җәлил»), Каракаш («Алтынчәч»), Сәрвәр («Башмагым»), Розалинда («Летучая мышь»), княгиня Воляпюк («Сильва») һәм башка рольләрне уңышлы башкара.
1985 елда Рахилә Мифтахова Казан мәдәният һәм сәнгать институтында педагогик эшчәнлек алып бара башлый. 1997 елда аның куйган хезмәте нәтиҗәсендә халык җырлавы кафедрасы ачыла. 2000 елның 8 гыйнварында каты авырудан соң Рахилә Мифтахова 60 яшен дә тутырмыйча дөньядан китә. Республика сәнгате өчен актрисаның сәнгать һәм вокал мәктәбе тере мираска әверелә, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.