Усман Альмиев

  • Подписчики: 25 подписчиков
  • ID: 72379903
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club72379903

Описание

24 апрельдә күренекле опера һәм эстрада җырчысы, ТАССРның халык артисты, «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе Усман Гафият улы Альмеевны туган коне. Усман Альмеев ТАССРның Зөя өязе Яшел Үзән районы Акъегет авылында туа, биш яшендә ятим калып, Зөя каласы ятимнәр йортында тәрбияләнә. Ул 1932-1935 елларда Татар сәнгать техникумында, 1935-1938 елларда П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә укый. Усман Альмеев Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән егерме ел дәвердә (1938-1958) тарихка алтын юллар белән язылып калырлык онытылмас төп партияләрне башкара. Татар дәүләт опера һәм балет театрына нигез салыну һәм үсеш еллары да Усман Альмеев исеме белән бәйле. Сугыш елларында Татарстан радиосы аша сугышчыларны җиңүгә рухландырган «Шауласыннар яшел урманнар», «Җиңеп кайт», «Очучылар җыры», «Сугышчы җыры», «Тормыш җыры» һәм башка патриотик җырларын башкаручы да Усман Альмеев була. 1953-1968 елларда Усман Альмеев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы-солист була, 1969 елдан филармониянең музыкаль-әдәби лекторий бүлеге концертларында чыгыш ясый. Гомеренең соңгы елларында сәхнә аксакалы Татарстан театр әһелләре берлегенең ветераннар советы рәисе булды. 2010 елның 18 маенда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Усман Альмеевның 95 яшьлек юбилее зурлап уздырылды. 2011 елның 14 апрелендә зур җырчы бакыйлыкка күчә. Казанның Яңа бистә татар зыяратына җирләнә.